Якташыбыз Асаф Абдрахманов өчен тавыш бирик

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

ТАССРның 100 еллыгы сайтында республиканың күренекле шәхесләре өчен тавыш бирү дәвам итә. Әгерҗелеләрне якташыбыз – Советлар Союзы герое Асаф Абдрахманов өчен тавыш бирергә чакырабыз.

Асаф Котдус улы 1918 елның 20 декабрендә Әгерҗе шәһәрендә дөньяга килә. Аның әтисе Котдус Абдрахманов, Каир шә­һәренең университетында атак­­лы сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов ярдәмендә белем алып, Иж-Бубый мәдрәсәсендә белем бирә. Беренче сыйныфтан дүртенче сыйныфка кадәр Асаф Әгерҗе шәһәрендә укыса, 1927 елдан Иж-Бубый авылының җидееллык мәктәбенә укырга бара. Укудан буш вакытларда Асаф җәмәгатьчелек эшләрендә актив катнаша, сәнгать түгәрәкләре оештыра, рәсем ясарга ярата. Укытучылар гаиләсендә туса да, Асаф кечкенә­дән диңгез һәм һава турында хыяллана.

1934 елда әлеге мәктәпне гел «бишле» билгеләренә тәмамлап, Асаф Казан шәһәренең авиация техникумына укырга керә. Техника-механика белгечлеге буенча белем алгач, авиация заводында очкычларны монтажлау механигы булып эшли. Хәрби диңгез училищесына Асаф Котдус улы бер төркем комсомолецлар белән Севастопольгә китә һәм Кара диңгез югары хәрби-диңгез училищесына укырга керә. Бу еллар инде тыныч булмый. Яшь белгеч Асафны Азов флотилиясенә билгелиләр. Ул сугыш елларында бронекатер экипажында хезмәт итә. Бөек Җиңү көнен Вена шәһәреннән Линцка юл тотканда бронекатер отряды командиры дәрәҗәсендә каршы ала.

Асаф Абдрахмановның хәрби эшчәнлеге 17 хөкүмәт бүләге белән билгеләп үтелгән, сугыш елларында 60тан артык хәрби операцияләрдә катнашкан. Герой-диңгезче Бөек Ватан сугышыннан соң да флотта хезмәт итүен дәвам итә. Бу өлкәдә зур уңышлар күрсәткән сәләтле командирны Ленинград шәһәренә югары команда курсларына белем алырга җибәрәләр. Бу укулардан соң Асаф ага беренче ранг капитаны дәрәҗәсендә крейсер командиры була. Асаф ага тормышының күп өлешен туган илгә хезмәт итүгә, хәрби-диңгез флотында хезмәткә багышлый.


Хәрби хезмәтенең соңгы елларында Советлар Союзы Герое Асаф Котдус улы кайчандыр үзе белем алган Севастополь шәһәренең Павел Нахимов исемендәге хәрби-диңгез училищесының кафедра мөдире булып хезмәт итә. Лаеклы ялга чыккач та тынгысыз җанлы Асаф ага җәмәгать эшләрендә актив катнашып, Севастополь яшьләрен хәрби-патриотик тәрбияләү буенча зур эш башкара. Ул Алтын Йолдыз, Кызыл Байрак, Ватан сугышы ордены, өч тапкыр Кызыл Йолдыз ордены һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Якташыбыз үзенең кече туган иле турында да гомере буе кайгыртып яши. Һәрдаим туганнарының, якташларының тормышлары белән кызыксынып, укучылар белән очрашуларда булып, Иж-Бубый авылында һәм Әгерҗе шәһәрендә Бөек Җиңүгә багышланган митингларда катнаша.


Лаеклы гомер юлы үткән Советлар Союзы Герое Асаф Абдрахманов 2000 елның 3 сентябрендә якты дөньядан китеп бара. Иж-Бубый авылында Асаф Абдрахмановка багышланган мемориал такта урнаштырылган, мәктәп музеенда якташ герой турында якты истәлекләр саклана, шулай ук Әгерҗе шәһәренең урамы Асаф Абдрахманов исемен йөртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International