Якташыбыз – Көчек авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Казанда “Шаян ТВ“ каналы журналисты Динара Әхмәтова–Миннекәева ике көн дәвамында Әгерҗе районында укучылар белән очраша.
Кичә ул Көчек һәм Исәнбай мәктәпләрендә булса, бүген 1нче гимназия укучыларын “Шаян ТВ“ каналының эшчәнлеге, андагы кызыклы тапшырулар, каналның сайты белән таныштыра.