Бөек Ватан сугышы ветераннарына бер тапкыр бирелә торган түләү 2020 елның апрелендә яки маенда түләнә һәм пенсия һәм башка социаль түләүләр белән бергә бирелә.
Бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен Россия Пенсия фондына махсус мөрәҗәгать итәргә кирәкми, Бөек Ватан сугышы ветераннарына түләү махсус гариза алмыйча башкарылачак. Бу хакта РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, Бөек Ватан сугышы инвалидлары, «ветераннар турында» гы 5-ФЗ номерлы Федераль законның 2 статьясындагы 1 пунктының 1-3 пунктчаларында күрсәтелгән затлар арасыннан сугыш ветераннары, сугыш чорында фашистлар һәм аларның союздашлары төзегән концлагерьларның, гетто һәм башка ирексезләп тотылу урыннарының балигъ булмаган тоткыннары, Бөек Ватан сугышы, Финляндия белән сугыш, Япония белән сугыш чорында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннары, вафат булган Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм анда катнашучыларның тол хатыннары 75 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак.
Бөек Ватан сугышы ветераннары «ветераннар турында» 5-ФЗ номерлы Федераль законның 2 статьясындагы 1 пунктының 4 пунктчасында күрсәтелгән затлардан, нацист концлагерьларының, төрмәләрнең һәм геттоның балигъ булмаган тоткыннарыннан 50 мең сум күләмендә акча алачак.
Югарыда санап үтелгән түләүләргә өстәмә рәвештә РФ Президентының «Җиңү көненә гражданнарның кайбер категорияләренә ел саен бирелә торган акчалата түләү турында» 2019 елның 24 апрелендәге 186 номерлы Указы нигезендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга ел саен 10 000 сум күләмендә акчалата түләү башкарыла.