Әгерҗедә ике йөздән артык яшь спортчы иң яхшылары исеме өчен көрәшергә җыелды.
13 февральдә Әгерҗедә мәктәп укучыларының "Президент спорт уеннары"Бөтенроссия спорт ярышларының муниципаль этабының икенче көне узды.
"Олимп" СОК һәм 3 нче мәктәп базасында узган ярышларда 230 укучы, 10 команда катнашты. Районнан да, Тирсә һәм Сарсак-Омгадан да катнашучылар килгән иде.
6 февральдә иң яхшы яшь спортчылар исеме өчен баскетбол, йөзү, теннис һәм футбол буенча ярыштылар. (Сылтама буенча Фоторепортаж).
Бүген ярышлар волейбол һәм җиңел атлетика буенча узды.