Шушы көннәрдә Хаҗиев Шәмсемөхәммәт Хаҗи улына 90 яшь тулды

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Яңа Бәзәкә авылында яшәүче Хаҗиев Шәмсемөхәммәт Хаҗи улына 90 яшь тулды. 

Юбилярны котларга ТР Әгерҗе муниципаль районы башлыгы урынбасары Нурисламов Ришат Тимер улы һәм Әгерҗе муниципаль районы Яңа Бизәкә авыл җирлеге башлыгы Ногуманов Миңнихалил Мөбәрәк улы килделәр. 

Кунаклар юбилярга нык сәламәтлек, озын гомер, якыннарының игътибарын һәм кайгыртучанлыгын теләделәр, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның, Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы В. В. Макаровның котлау открыткаларын, истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International