Әгерҗедә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек утка венок салдылар.

14 февральдә Әгерҗедә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуга һәм Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган митинг булды.

«Без монда, һәлак булганнарны искә алу өчен, бу истәлекле көнне җыелдык. Хөрмәтле дуслар, хөрмәтле ветераннар, сез кылган батырлыгыгыз өчен баш иябез. Кешелек өчен иң мөһиме-ул хәтер. Үткәннәрне хәтерләүчеләр мондый хәл кабатлануга юл куймаячак. Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәп, тормышларын биргән кешеләрне Без хәтерлибез. Алар өчен бүген рәхмәт сүзләре яңгырый", - диде Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев.

Әгерҗе районы Хәрби комиссариаты җитәкчесе Илгиз Галиев, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына мөрәҗәгать итеп, Ватанга тугрылыклары һәм күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International