Әгерҗе шәһәре кызы Ижауда узачак “Татар кызы“ бәйгесендә катнаша

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Рузилә Акбашева – Әгерҗедә туып-үскән, 4нче мәктәпне тәмамлаган.

Ул хәзерге вакытта Ижауда Самара дәүләт университеты филиалында белем ала.

“Татар кызы“ бәйгесе  Ижау шәһәренең Филармония бинасында 4 апрельдә уза. Җиңү өчен 8 милләттәшебез осталыгын күрсәтәчәк.

Шат күңелле, яшәүдән ямь табучы, кул эшләренә оста Рузиләгә уңышлар телибез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International