Әгерҗе чаңгычылары республика ярышында өченче урын алдылар

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Зәйдә узган чемпионатта Әгерҗе спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр команда спринтында өченче урын алдылар.

Зәйдә Татарстан Республикасы чемпионатында 23 командадан иң көчле чаңгычылар катнашты. Алар арасында безнең район данын Әгерҗе спорт мәктәбе егет-кызлары яклады. Ирекле стиль белән спринтта Богдан Павлов ярымфиналга кадәр барып җитте һәм 11нче урын яулады. Нәтиҗәдә, спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде. Максим Бочкарев – егерменче урында. Ә команда спринтында егетләр финалда өченче урын алдылар.

Ике дисциплина буенча Әгерҗе командасы авыл районнары арасында алтынчы урынга лаек булды.

Чаңгычыларны ярышка тренерлар Евгений Яркеев һәм Геннадий Орехов әзерләделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International