Әгерҗе спорт мәктәбе укучысы армрестлинг буенча Россия чемпионатында һәм Беренчелегендә катнашты

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Ярышларда Россия Федерациясенең 20 субъектыннан 200дән артык спортчы катнашты.

14-16 февраль көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Рошаль шәһәрендә армрестлинг буенча Россия чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда Россия Федерациясенең 20 субъектыннан 200дән артык спортчы катнашты.

Әгерҗе районы данын Әгерҗе спорт мәктәбе укучысы Вәлиуллин Алмаз яклады. Спортчылар арасында авыр авырлык категориясендә (PIU-standing классы – спортчылар, аягүрә басып ярышучылар) Алмаз түбәндәге урыннарны алды: ир – атлар арасында (сул кул) – 6 м., юниорлар арасында 55 кг. га кадәр авырлык категориясендә (уң кул) - 6.

Спортчыны спорт мәктәбе тренеры Закиров Руслан Рәмзил улы әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International