Конкурста балалар да, өлкән буын да актив катнашты. Артистлык, нәфис уку, рифма хисе белән һәркем үзенең иҗади сәләтен күрсәтергә тырышты. Республикабыз, авылыбыз тарихы, гореф-гадәтләребез, мәдәниятебез, туган ягыбызның ничек матур булуы турында шигырьләр яңгырады. Конкурска өстәмә итеп «минем республикам – Ватаныбызның бер кисәкчеге " дигән китап күргәзмәсе төзелде. Анда Татарстан, Әгерҗе районы һәм Азево авылы турында китаплар бирелде.