Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов – эш визиты белән Әгерҗе районында.
Ул иң башта Энергетиклар урамындагы яңа төзелгән йортны ачу тантанасында катнашты. Әлеге йорт ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Аренда торагы“ программасы нигезендә сафка баскан.
Фатирлар бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә, алар арасында медицина хезмәткәрләре, укытучылар бар, ятим балаларга бирелде.
Рөстәм Миңнеханов ,яңа фатирларга күчечүләрне котлап, йортлы булу – һәр гаилә өчен иң мөһиме дип белдерде.
Президент әлеге йортның бик матур урында урнашканлыгын әйтте. Соңыннан ул 2 бүлмәле фатир ачкычын алган Алия–Руслан Ямалиевлар фатирында булды.