Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе районында ике ветеранга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» медальләрен тапшырды. Республика җитәкчесе район Советының киңәйтелгән утырышында катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Медальләр белән Нурий Мистахов һәм Мөнәвәрә Яхина бүләкләнде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук районның барлык халкына җәмәгать тормышында актив катнашканнары һәм Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Моннан тыш, утырышта ТР Президенты быел Әгерҗе районының Варклед-Бодья авылында 22 нче «Гырон Быдтон»удмурт милли бәйрәме узачагын искәртте. Ул район җитәкчелегенә әлеге чараны югары дәрәҗәдә уздырырга кушты.