20.02.20 – әлеге матур датада Әгерҗе районында өч пар никахын рәсмиләштерде.
Әгерҗедән Илнар–Алесья Муллахмәтовлар, Рамил–Анастасия Гыйззәтовлар, Лилия–Фәргиз Фәрвазовларны ЗАГС хезмәткәрләре, якыннары, дуслары бәйрәмнәре белән котладылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, ЗАГС бүлеге мөдире Гөлнара Гайфуллина яшь пар Алесья–Илнар Ясәвиевларга “ТАССРның 100 еллыгы“ истәлек билгесе тапшырды.