Яңача, беренче бала тууга бәйле рәвештә айлык пособие күбрәк түләнә.
2020 елның 1 гыйнварыннан балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары актив эшли. Мәсәлән, беренче бала туу белән бәйле айлык пособие яңача һәм зур күләмдә түләнә.
Беренчедән, ул хәзер балага моңа кадәр булган ярым түгел, ә бәлки өч яшь тулганчы түләнә. Икенчедән, аның күләме 9373 сумга кадәр арткан һәм җан башына уртача керем 20170 сумнан артмаган гаиләләр дә дәгъва итә ала.
- Әгерҗе районында беренче балага ай саен 97 гаилә акча ала. Яңа елдан башлап, түләүне озайту өчен, беренче тапкыр 55 кеше мөрәҗәгать итте, - дип хәбәр итә матди ярдәм үзәгенең Әгерҗе бүлекчәсе мөдире Эльвира Зәйнетдинова.
Алар арасында Кызыл бордан Дмитрий һәм Любовь Филипповлар гаиләсе дә бар.
- Кызым Валентина Яңа ел бүләге, 2018 елның 31 декабрендә туды, - дип сөйли Любовь. – Узган ел түләү күләме 8896 сум иде, һәм ул җан башына уртача керем 14034 сумнан артмаган гаиләләргә тиеш иде. Быел планканы күтәрделәр. Бу әле сөендерә генә. Хәзер декрет ялында өч яшькә кадәр булырга һәм бала тәрбияләү белән шөгыльләнергә мөмкин. Без ирем белән шулай хәл иттек дә. Дмитрий янгын частендә эшли. Өйдә бар да тыныч булганда, постта да безнең өчен борчылмый.
Моннан тыш, Филипповларга, яшь гаилә буларак, муниципаль фатир бирделәр. Киләчәктә алар аны хосусыйлаштырырга планлаштыралар.