Ветераннар өчен поездларда бушлай йөрү гомерлеккә ясадылар

2020 елның 21 феврале, җомга

Хәзер барлык Бөек Ватан сугышы ветераннары поездда бушлай йөри алачак.

"РТЮ" Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар өчен түләүсез йөрү буенча акцияне озайтты. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзер бушлай йөрү вакыты чикләнмәгән, ягъни барлык Бөек Ватан сугышы ветераннары поездда бушлай йөри алачак.

Шулай ук ветеранны озатып йөрүче бер ветеран да юл йөрү өчен түләүдән азат ителә. Аларны шулай ук азык-төлек, урын-җир кирәк-яраклары һәм башка өстәмә хезмәтләр өчен түләүдән азат итәләр.

Россия тимер юллары хәбәр иткәнчә, бушлай билет рәсмиләштерү өчен Бөек Ватан сугышында катнашучы яки инвалид таныклыгын яки "Ленинград оборонасы өчен"медале белән бүләкләү турында таныклыкны күрсәтергә кирәк.

Шулай ук, элемтә министры Мәкъсүт Шадаев белдерүе буенча, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар бүләккә түләүсез элемтәле кәрәзле телефоннар алачак. Бу хакта ведомство башлыгы «БР»оештыру комитеты утырышында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International