20 февральдә Әгерҗе шәһәрендә яшәүче Кузнецова ия Алексеевнага 90 яшь тулды.
Юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе Авдеев Андрей Сергеевич котлады.
Тантаналы шартларда ул РФ Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Валерий Макаровның котлавын укыды. Чын күңелдән юбилярга нык сәламәтлек, якын кешеләрнең ярдәме һәм игътибары, озын гомер теләде һәм бүләк тапшырды.