Дәүләт Думасы Ана капиталы программасын киңәйтү, беренче бала туганда аны алу хокукын бирә торган законны өченче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага аңлатма биреп: «Бүген без мөһим закон кабул иттек, дип әйтергә була, аның новеллалары 15 гыйнварда Федераль Җыенга Юлламасында яңгыраган иде. Исегезгә төшерәбез, Владимир Владимирович ана капиталы программасының инициаторы - дәүләт тарафыннан балалы гаиләләргә нәтиҗәле ярдәм күрсәтү буенча мөһим адым. Бу еллар эчендә ана капиталы берничә тапкыр индексацияләнде, ә бүген без түләүләрне арттырып кына калмыйча, программаның гамәлдә булуын да киңәйтәбез. Бу-беренче бала тууга бәйле түләүләр, сертификатны рәсмиләштерү процессын автоматлаштыру, гаиләләрне белешмәләр һәм чиратлардан азат итү, гаилә капиталын билгеләү турында Карар кабул итү срокларын кыскарту. Хәзер бу акчалардан баланы әнисез тәрбияләүче әтиләр дә файдалана алачак".