Исәнбай авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Мухьянов Мөхәммәтнур Муллахмәт улы 2020 елның 20 февралендә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аны юбилее белән Әгерҗе муниципаль районы башлыгы урынбасары Нурисламов Ришат Тимер улы һәм Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Сираев Фәнил Фәиз улы котладылар.