Шайхиев Юсуп Сабир улына 90 яшь тулды

2020 елның 21 феврале, җомга

Әгерҗе муниципаль районы Кадыбаш авылында яшәүче Шайхиев Юсуп Сабир улына 2020 елның 18 февралендә 90 яшь тулды. 

Аны юбилее белән Әгерҗе муниципаль районы башлыгы урынбасары Нурисламов Ришат Тимер улы, Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Рамазанов Илфат Гали улы котладылар.

Кунаклар ветеранга нык сәламәтлек, якын кешеләренең җылы һәм мәхәббәт теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International