Әгерҗенең китап сөючеләре “Әдәби марафон“ проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнаштылар

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Әлеге проектта Әгерҗе районыннан 26 кеше катнашса да, бүләкләүгә нибары биш кенә райондашыбыз барган.

Туган тел көнендә Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә X Дөньякүләм “Әдәби марафон” проектының финалистларын бүләкләү тантанасы узды.
Дөнья күләмендә үткәрелә торган бу проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт – татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. 21 көн дәвамында укылган китаплардан иң матур, эчтәлекле өзекләрне социаль челтәрләргә куеп барган катнашучылар “Пирамида” сәхнәсенә күтәрелде. Аларны әдипләр, язучылар, шагыйрьләр, дәүләт эшлеклеләре, танылган шәхесләр котлады. Чара матур җыр-биюләр белән үрелеп барды.
Бәйрәмгә килгән китап сөючеләр Роберт Миңнуллин, Рабит Батулла, Разил Вәлиев, Галимҗан Гыйльманов, Фәүзия Бәйрәмова, Ләбиб Лерон, Нәбирә Гыйматдинова, Зифа Кадыйрова, Гөлфия Исхакова, Гөлсинә Галимуллина һәм башка язучылар белән аралашу бәхетенә ирештеләр. Проектны оештыручы Гатауллин Раил Мәүлет улының марафонга багышлап чыгарган “Миллион татар” дип исемләнгән журналы да күңелләргә хуш килде.
X “Әдәби марафон”да Әгерҗе районыннан 26 кеше катнашты. Кызганычка каршы, Казандагы тантанага 5 кенә кеше бара алды. Зур-зур автобусларга төялеп, район башлыклары белән бергә килгәннәргә сокланырга гына калды. Алдагы марафон 1 апрельдә башланачак. Районыбызның китапханәчеләре, укытучылары активрак булсалар иде. Әлеге чарага күбрәк балаларны тартырга кирәк. Казанга барып, атаклы язучылар белән аралашып, башкалабызның күренекле концерт-театр сәхнәләрендә диплом алу аларга бик кызыклы булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International