Барысы да күтәренке кәеф, энергия алдылар һәм канәгать калдылар.
Бима мәктәбендә " Аҗаган "кышкы уены үтте, анда малайлар үзләренең әтиләре белән катнашты. Махсус корылган корылмаларда катнашучылар үз көчләрен сынап карадылар.
Башлангыч сыйныфлар өчен "Ягез әле малайлар", урта сыйныф укучылары өчен "Рыцарский турнир", ә өлкән сыйныф укучылары өчен "Ягез әле егетләр" дигән конкурс чаралары узды. 10 нчы сыйныф укучылары иң яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан мари авыллары арасында авыл җирлеге башлыгы Кубогына волейбол буенча ачык ярышлар узды. Барлыгы 6 команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны Мадык, икенче урынны Кадрәк, өченче урынны Бима егетләре алды. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Пәрәмеш авылында чаңгы биатлоны үткәрелде, анда 38 катнашучы җыелды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, берничә ел буе аларга басмаган кешеләр дә чаңгыга басты. Ирләренә, әтиләренә ярдәм итү өчен, чаңгыга хатын-кызлар да басты.
Барысы да күтәренке кәеф, энергия алдылар һәм канәгать калдылар.
Шашка, шахмат, өстәл теннисы, футбол буенча турнирлар да бик кызыклы үтте.
Бима авыл җирлеге башлыгы Эдуард Михайлов призерларга кыйммәтле бүләкләр, грамоталар тапшырды. Кич белән Пелешә авыл клубында "Ягез әле егетләр"бәйгесе үткәрелде.
Бәйрәм яллары менә шулай күңелле, спорт-күңелле, сәламәтлек һәм күңел өчен файдалы булды.