Көчек авылы мәдәният йортына – 30 ел

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Шул уңайдан мәдәният йортында “Җырга-моңга тиң гомер” дип аталган зур бәйрәм чарасы узды.

Бәйрәмдә  мәдәният йортын сафка бастыручылар, аны төзүгә өлеш кертүчеләр барланып, чарада катнашканнары сәхнә түренә чакырып  хөрмәтләнде. Өч сәгатькә якын дәвам иткән чарада авылның олысы-кечесе сәхнәдә имтихан тотты. Әйтергә кирәк, уңышлы тапшырдылар үзешчәннәр сынауны.  Бәйрәмгә күрше авыллардан да сәхнә осталары килгән иде. Чыгышларга  олы бәя буларак, тамашачылар аларны аягүрә басып алкышладылар. Рәхәтләнеп ял итеп, бик күп рухи азык алып кайтып киткәннәрдер тамашачылар бу чарадан. Фотоларны карап  бәйрәмнең ни дәрәҗәдә узуын сез дә күзаллый аласыз. Ә  чара турындагы тулы язманы “Әгерҗе хәбәрләре” газетасыннан укырсыз.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International