Инициатива Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына туры китерелгән, Җиңү көне яки сугыш геройлары хөрмәтенә аталган урам, проспектлар һәм мәйданнарны норматив хәлгә китерү өчен.
Агымдагы елда Татарстанда 16 урамда юл йөрү өлешенең капламын ремонтлау яки күчеш тибындагы өслек урнаштыру эшләре башкарылачак, ә 12 урамда алар янәшәсендәге тротуарлар төзекләндереләчәк һәм юл билгеләре куелачак.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, инициатива Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына туры китерелгән, Җиңү көне яки сугыш геройлары хөрмәтенә аталган урам, проспектлар һәм мәйданнарны норматив хәлгә китерү өчен.
Казанда Җиңү проспекты һәм Рихард Зорге урамы участокларын ремонтлау планлаштырыла.
Моннан тыш, «Җиңү урамы» проекты буенча Татарстанның тагын җиде районында объектлар ремонтланачак. Әгерҗедә Шабалин, Шәмсетдинов һәм Гайнуллин урамнарында күчеш тибындагы өслек урнаштыру планлаштырылган. Шулай ук Азнакай, Аксубай, Бөгелмә, Болгар, Тәтеш, Ютазы районнарында ремонт эшләре башкарылачак.
Быел Татарстанда «Җиңү урамы» федераль проекты буенча барлыгы 28 урам ремонтланачак, ул «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары»илкүләм проектының бер өлеше булып тора.
«Җиңү урамы» проекты халыкка Бөек Ватан сугышы геройлары турында искә төшерүгә юнәлдерелгән. Росавтодор мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта ремонт объектлары исемлеген формалаштыру төгәлләнеп килә. Шуннан соң тарихи белешмәләр һәм объектларны ремонтлау турында мәгълүмат белән интернет-ресурс эшли башлаячак. Төп мәйданчык «ВКонтакте» социаль челтәре булачак, анда аерым кушымта булдырыла.