Әгерҗе районының "Наз" приютында тәрбияләнүчеләр татар түбәтәйләре тектеләр

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Түбәтәйләрне бизәү өчен кызлар татар орнаментын өйрәнделәр, үз эшләрен бизәделәр.

Түбәтәй- илебезнең күп кенә халыкларының баш киемнәре. 25 февральдә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан бүлек мөдире Варисова Фәйхүнә Фоат кызы җитәкчелегендә Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр татар түбәтәйләре тектеләр.

Түбәтәйләрне бизәү өчен кызлар татар үсемлек орнаментын өйрәнделәр, декоратив бусиннар, сәйлән белән бизәделәр. Әлеге чарада 7 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International