Шушы көннәрдә Гөбәйди Лилия Зиевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 28 феврале, җомга

Әгерҗе шәһәрендә яшәүче Гөбайди Лилия Зиевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

Истәлекле бәйрәм белән аны "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валеев Руслан Рамил улы котлады.

Россия Президенты Владимир Путин һәм ТР Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Макаров Валерий Владимировичның котлау открыткаларын, шулай ук бүләк тапшырып, ул ветеранга нык сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм якыннарының мәхәббәтен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International