2020 елның гыйнвар-февраль айларында контроль-инспекция эшчәнлеге кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгече тарафыннан, юридик затның яки шәхси эшкуарның эшчәнлеге турында мәгълүматны анализлау ярдәмендә мәҗбүри таләпләрнең үтәлешенә күзәтчелек үткәргәндә, районның 4 шәхси эшмәкәрендә закон бозу очраклары ачыкланды. Кагыйдә бозучыларга РФ КоАП 14.19, 15.13 ст. буенча беркетмәләр төзелде.