Бу юлы беренче тапкыр пассажирларны автобусларда йөртүгә аерым игътибар биреләчәк.
29 февральдә, шимбә көнне, районда «Тоннель»шоферларын массакүләм тикшерү буенча чаралар узачак.
Бу юлы беренче тапкыр пассажирларны автобусларда йөртүгә аерым игътибар биреләчәк.
– Бу Татарстанда әлеге транспорт төре катнашында юл-транспорт һәлакәтләре ешаюы белән бәйле. Автобуслар белән исерек шоферлар яки "хокуктан" мәхрүм итү очраклары ачыклана, - дип хәбәр итә ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы Олег Капилов.