Бу көнне тулы бер делегация булып кайткан җитәкчеләр ветеранга зур хөрмәт күрсәттеләр.
Бүген элеккеге концлагерь тоткыны Валентина Титовага Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырылды.
Бу көнне тулы бер делегация булып кайткан җитәкчеләр ветеранга зур хөрмәт күрсәттеләр.
Район башлыгы Валерий Макаров, район Советы Аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, хәрби комиссар Илгиз Галиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Зарипова, пенсия фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасова, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге начальнигы Гөлшат Таҗиева Валентина Александровнаны җылы сәламләделәр, һәрвакыт шундый ук оптимист булып калуын теләделәр.
Кичергәннәренә карамастан, ветеран юмор хисен югалтмады. Ул кунаклар белән үзенең балачак, хезмәт еллары турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Игътибар һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәт белдерде.
«Хәзер без бәхетле вакытта яшибез", - дип тәмамлады ул һәм барысына да хезмәт эшчәнлегендә уңышлар теләде.