Татарстанда күп балалы гаиләләргә янгын белдерүләре бушлай урнаштырылачак.
Татарстанда күп балалы гаиләләргә янгын хәбәрләрен урнаштыруның чираттагы этабы кысаларында, бу елның язында 84 меңнән артык янгын хәбәрчесе урнаштырылачак. Эш ТР Президенты кушуы буенча алып барыла, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
«Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республика бюджеты акчалары хисабына бу язда 84 меңнән артык янгын хәбәрчесе бушлай урнаштырылачак», — дип аныкладылар ведомствода.
Акцияне МЧС хезмәткәрләре инде бүген үк үткәрә башладылар. Алар өч кечкенә бала тәрбияләнүче гаиләдә булдылар.
"Гомумән алганда, мондый приборны һәркемгә урнаштырырга кирәк", - диде гаилә башлыгы.