Имтихан нәтиҗәләрен телефоннан шалтыратып белергә мөмкин булачак.
2нче мәктәптә “Ата-аналар белән бердәм дәүләт имтиханы тапшыруның бердәм көне“ узды. Бу көнне укучылар урынына парта артына әти-әниләр утырды. Нәкъ имтихандагыча, кәрәзле телефоннар тапшырылды, металл эзләгеч аша үтелде.