Быел әлеге спорт бәйрәме районда уникенче тапкыр узды.
ТАССРның 100 еллыгына багышланган масштаблы бәйрәмгә районыбыздан гына түгел, күрше Удмуртиядән дә бик күп чаңгычылар килде. Бу көнне стартка сигез яшьлек балаларның да, 75 яшьлек апа-абыйларның чаңгыга басуы әлеге чараның мөһим һәм аның халыкны берләштерә торган бәйрәм булуын тагын бер кат дәлилләде.
Гаиләләре белән эстафетада катнашырга теләк белдерүчеләр дә күп булды, җитәкчеләр дә узышта сыналдылар.
23 яшь категориясендә 69 чаңгычы пьедесталга басты бу көнне. Аларга Мактау грамоталары, медальләр, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Спорт бәйрәмендә иң өлкән катнашучы Пеләмештән 75 яшьлек Роберт Савельевна да мактау-хөрмәткә күмделәр.