Әгерҗедә Май чабу бәйрәмендә олысы-кечесе күңел ачты

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Язның беренче көнендә Әгерҗедә Май чабу бәйрәме гөрләде.

Бәйрәм көне кыш белән язның нәкъ тарткалашкан мизгелен хәтерләтте. Әле ялтырап кояш чыкты, әле салкын җил исте. Ә кызыклы бәйрәм күренеше халыкның кәефен күтәрде. Борынны кытыклап табада чыжлап Май чабуның төп бизәкләренең берсе булган белен пеште, учакта шашлык кызды, самавырларда хуш исле чәй кайнады. Артистлар театральләштерелгән тамаша күрсәтте, җыр-биюләр дә мулдан булды. Бала-чагалар өчен мавыктыргыч уеннар оештырылды. Паркның кайсы гына ягына карасаң да, әгерҗелеләр бу көнне рәхәтләнеп күңел ачты. Теләкләр әйтеп Май чабуның төп символы булган карачкыны яндырганда бергәләп Яз-сылукайны чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International