Әгерҗедә “Оптимист“ клубына йөрүче җитмеш яшьлек ханымнар төз буй-сыннары, янып торган күзләре, хәрәкәтчән булулары белән сокландыралар.
Моннан күп еллар элек лаеклы ялдагы ике ахирәт Әлфия Закирова белән Аидә Старикова очрашкан саен үзләренә мавыктыргыч шөгыль табу турында сүз алып баралар. Ниһаять, уртак фикергә килеп 2003 елда клуб оештыралар һәм теләге булганнарны бергә җыялар. Тора-бара ныклы, бердәм команда туплана. Яшьтән үк сәламәт яшәү рәвеше алып бару белән кызыксынган Әлфия Әнвәр кызын клубның җитәкчесе итеп билгелиләр. Шул көннән башлап бүгенгә кадәр Әлфия ханым – эзләнүдә. Ул төрле алдынгы методикаларны өйрәнә, махсус курсларда белемен арттыра. Үзе өйрәнгәннәр белән башкаларны да таныштыра. Әнә шулай итеп, өлкәннәрне сәламәтлекләрен ныгытырга, дөрес тукланырга, авыруларны җиңәргә өйрәтә. Бертөрлелеккә юл куймас өчен күнегүләрне һәрвакыт үзгәртеп тора.
Клуб әгъзаларының төп девизы – елмаю!
Әнә, йөзләре кояш кебек балкып торучы өлкән апалар күнегүләргә керештеләр. Иң элек башка массаж, аннан муен, җилкә... суставлар өчен, күзләргә, сулыш органнарына, умыртка баганасына, аякларга күнегүләр ясыйлар. Әнә шулай 1,5 сәгать хәрәкәттә апалар.
Чынлап та, әлеге клубка йөри башлагач күпләр сәламәтлекләренә зарланмыйлар икән. Бер ханымның тезләре бөгелмәгән, берничә занятиедән соң ул авыртуны бөтенләй оныткан. Икенче берәү кан басымыннан газап чиккән. Күнегүләрдән соң анысы да көйләнгән. Кайберәүләр хәтта шпагатка да утыра башлаган!
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.