Әгерҗе спорт мәктәбе спортчылары нәтиҗәләр белән уртаклаша

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Әгерҗе спорт мәктәбе спортчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

28.02-01.03.2020 елда Алабуга шәһәрендә һәвәскәр балалар командалары, белем бирү учреждениеләре командалары арасында мини-футбол буенча сугышчы-интернационалистлар истәлегенә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган ачык турнир узды. Ярышларда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан: Казан, Яр Чаллы, Менделеевск, Минзәлә, Алабуга, Мөслим, Әгерҗе командалары катнашты.

Әгерҗе спорт мәктәбе спортчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр:

2007-2008 елгы «Спутник» командасы - 4 урын.

2009-2010 елгы «Спутник» командасы - 5 урын.

Шулай ук 20-24 февральдә Ижау шәһәрендә егетләр һәм кызлар арасында кул көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды, анда тренер Г.А. Аракелян җитәкчелегендә Әгерҗе спорт мәктәбе спортчылары катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре:

Гәрәев Рамазан – 3 урын

Гыйльманов Ильяс-5 урын

Лепихин Кирилл-13

Нуретдинов Атрур-13 м

Ә 27-29 февральдә Әгерҗе спорт мәктәбе спортчылары «Сабантуй» газетасы призына 2004-2005, 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча ТР Беренчелегендә катнаштылар. Ярышлар ТР Мамадыш районы Түбән Ушма авылында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International