"Киров" территориаль иҗтимагый үзидарәсе әгерҗелеләрне кыш озату һәм Масленица бәйрәменә чакыра

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Барысы да хуш исле чәй, тәм-томнар һәм коймак белән сыйлана алачак.

7 март көнне "Киров" территориаль иҗтимагый үзидарәсе барлык теләүчеләрне кышны озату һәм Масленица бәйрәменә чакыра. Бәйрәм 12: 30 сәгатьтә Киров урамындагы 6 нчы йорт ишегалдында Әгерҗе шәһәренең "Киров" территориаль иҗтимагый үзидарәсенең балалар мәйданчыгында узачак.

Ишегалдында һәрвакыттагыча күп кеше һәм күңелле булачак. Җырлар да, биюләр дә булачак. Бәйрәм саф һавада чәй эчү белән тәмамланачак. Барысы да хуш исле чәй, тәм-томнар һәм коймак белән сыйлана алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International