Акция Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында үткәреләчәк.
"Җиңү волонтерлары «Татарстанның барлык муниципалитетларында» Хәтер бакчасы" акциясе үткәрәчәк. Чара шул исәптән Әгерҗе районында да узачак. Ул Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында уздырылачак.
ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова «Балалар спорты» партия проектының республика иҗтимагый советы утырышында, акция кысаларында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә агачлар утырту планлаштырылуы турында сөйләде.
"Һава торышы мөмкинлек булганда, без парк һәм скверларда агачлар утыртачакбыз. Яшьләрнең бу акциядә катнашуын телибез", - дип билгеләп үтте ул.
Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары, узган елның 21 гыйнварыннан 20 декабренә кадәр Татарстанда «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте активистларының 1076 Бөек Ватан сугышы ветеранына ярдәм күрсәтүләрен дә өстәде.
Татарстанда 33 мең 216 Бөек Ватан сугышы ветераны яши,алар арасында 1195 - турыдан-туры сугышта катнашучы.