Әлфия Когогина: бюджет параметрлары Россия Президентының социаль инициативаларын үз вакытында гамәлгә ашыру максатыннан оператив рәвештә үзгәртелде

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Бүген Дәүләт Думасы беренче укылышта 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 еллар план чорына федераль бюджет параметрларын төгәлләштерү турындагы төзәтмәләрне кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага аңлатма бирде:

«Быел агымдагы бюджетның төп параметрлары узган елдагыга караганда иртәрәк төзәтелде. Бу Россия Президенты тарафыннан Федераль Җыенга Юлламасында яңгыраган социаль инициативаларны вакытында гамәлгә ашыру өчен кирәк. Беренче бала туган гаиләләргә ана капиталы программасын киңәйтү, икенче бала туганда түләү, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге аз керемле гаиләләргә ай саен бирелә торган түләүләр агымдагы елның 1 гыйнварыннан ук финансланырга тиеш. Яңа уку елы башлану белән кече сыйныф укучылары бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк, мәктәп укытучылары сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә акча алачак, төбәкләр мәктәпләрдә өстәмә урыннар булдыру өчен субсидия алачак».

Өч ел эчендә юлламаның социаль инициативаларын гамәлгә ашыруга өстәмә чыгымнарның гомуми күләме 2 трлн сум дип бәяләнә, шуның 1,8 трлн сумы федераль бюджет белән тәэмин ителәчәк.

2020-2022 елларда ана капиталы программасын киңәйтүгә 599 млрд. сум, башлангыч мәктәп укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүгә 109 млрд. сум, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүгә 567,5 млрд. сум юнәлдереләчәк. Класслы җитәкчелек өчен өстәмә түләү өчен бюджеттан өстәмә 25,4 млрд. сум бүлеп бирелә, киләсе елдан бу сумма 76,3 млрд.сумга кадәр артачак. Быел РФ субъектларына мәктәпләрдә өстәмә урыннар булдыру өчен 19,3 млрд. сум, ә 2021 елдан ел саен 43 млрд. сумнан артык субсидия биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International