4 апрельдә Ижау филармониясендә Удмуртиянең иң көтеп алынган татар яшьләренең берсе- "Татар кызы-2020" конкурсы узачак.
Алар-Әгерҗедән Рузилә Акбашева һәм Көчектән Гүзәл Галиуллина. Рузилә 4 нче мәктәпне тәмамлаган. Хәзерге вакытта ул Ижауда Самара дәүләт университетының филиалында укый.
Гүзәл Галиуллина-Удмурт дәүләт университеты студенты.
4 апрельдә Ижау филармониясендә Удмуртиянең иң көтеп алынган татар яшьләренең берсе- "Татар кызы-2020" конкурсы узачак. Быел матурлык конкурсы 9 нчы тапкыр үткәрелә. Бу чорда анда 80нән артык кыз катнашты, йөзләгән анкета каралды. Кайчандыр актив яшьләр төркеме-"Иман" татар яшьләре берлеге әгъзалары тарафыннан башланган "Татар кызы" бәйгесе республика дәрәҗәсендәге заманча милли чара булып тора.