Әгерҗедә яшәүче хатын-кызлар «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгы ветераны Кумушай Хәбибуллина һәм Әгерҗе станциясе хезмәткәре Ольга Садыкова Казанга барачаклар.

13 февраль көнне Актанышта " Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»республика конкурсына йомгак ясалды. Безнең район данын төрле номинацияләрдә авыл хуҗалыгы ветераны Кумушай Хәбибуллина, Бима Мәдәният йорты мөдире Владимир Корнев, тимер юл станциясе хезмәткәре Ольга Садыкова, «Ласка» приюты директоры Гөлчәчәк Нигъмәтуллина якладылар.

Конкурста безнең районнан барлыгы 8 вәкил катнашты.

Кумушай Хәбибуллина «өченче буын герое» номинациясендә беренче урынны яулады, Ольга Садыйкова «минем язмышым – минем һөнәрем»номинациясендә җиңде.

Алар 7 мартта Казанда узачак йомгаклау этабында катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International