Яшәү урыннарына чыгып, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Бөек Ватан сугышы ветераннарына консультацияләр һәм практик ярдәм күрсәтү оештырылды

2020 елның 6 марты, җомга

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск районнарында территориаль бүлеге 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, яшәү урыннарына чыгып, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча ветераннарга консультацияләр оештыра.

Вакытны, консультация урынын һәм күздә тотылган мәсьәләләрне килештерү өчен 8(855551)телефоны буенча Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск районнары территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк 2 -46-38

Шалтыратулар эш көннәрендә 8.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр төшке аш вакыты белән 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр яки Әгерҗе шәһәре, Тукай урамы, 2 нче йорт адресы буенча кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International