Бүген – яз, кояш һәм чәчәкләр бәйрәме

2020 елның 8 марты, якшәмбе

Хөрмәтле әниләребез, әбиләребез, ханымнар һәм кызлар! Сезне язның тәүге бәйрәме – 8 Март белән котлыйбыз.

Мәңгелек кешелек кыйммәтләре – гаилә учагы җылысы, балаларның шат авазлары, игелек, шәфкатьлелек – барысы да элек-электән хатын-кызлар тарафыннан саклана.

Бүгенге заманда хатын-кызлар үзләрен һөнәри өлкәдә дә, эшмәкәрлектә дә, сәясәттә дә сыныйлар. Алай гына да түгел, зур уңышлар яулап, матур идеяләр белән янып яшиләр. Гүзәл затларыбыз киңкырлы хезмәтләре белән җәмгыятебезнең рухи-әхлакый нигезләрен тотрыклы итүгә, ныгытуга, район-республика казанышларына зур өлеш кертәләр.

Гаиләдә бала тәрбияләүдә, шул ук вакытта җитештерү тармагында фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп, алар соклану тудыралар, тирән ихтирам уяталар.

Хөрмәтле хатын-кызалырбыз! Сезгә сәламәтлек, бәхет, изге эшләрегездә уңышлар, якыннарыгызның яратуын һәм хөрмәтен телибез. Бәйрәм белән! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International