Бу матур көнне юбилярны Әгерҗе муниципаль районы башлыгы урынбасары Нурисламов Ришат Тимер улы, Иске Чокалы авыл җирлеге башлыгы Королев Павел Михайлович, авыл җирлеге башкарма комитеты урынбасары Залетова Надежда Геннадьевна, Иске Чокалы авыл җирлеге депутаты Красноперова Галина Александровна котладылар.
Алар РФ Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Валерий Макаровның котлавын укыдылар, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел»юбилей медален тапшырдылар. Юбилярга нык сәламәтлек, якыннарыгызның игътибары һәм кайгыртучанлыгы, озын гомер теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.