“Игелекле капкачлар“ акциясендә җиңү яулаган балалар бакчалары коллективлары Рәхмәт хатларына лаек булдылар

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

7нче, 1нче, 8нче бакча мөдирләренә әлеге хатларны район башлыгы Валерий Макаров тапшырды.  

Узган ел Әгерҗедә “Игелекле капкачлар“ акциясе старт алган иде. Күптән түгел “Әгерҗе яшьләре“ берләшмәсе активистлары әлеге акциягә йомгак ясадылар.

Уртак тырышлык белән 337 кило капкач җыелган. Әлеге изге эштән балалар бакчалары да читтә калмаган. Бакча хезмәткәрләре, анда тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре 165 кило капкач җыеп тапшырганнар. Беренче урында – 7нче балалар бакчасы, 54,2 кило; икенче урында – 1нче бакча, 32 кило, өченче урында – 8нче бакча, 23,4 кило.

Аларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International