Халык санын алу эшендә катнашучыларга эш хакы күләме билгеле

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Халык санын алу эшендә катнашкан кешеләргә эш хакы түләнәчәк. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Росстат әзерләгән боерык проекты нигезендә, халык санын алучы хезмәткәргә башкарылган хезмәт өчен 18 мең сум түләнергә тиеш. Шул ук вакытта аларның һәркайсына 440 кешедән дә ким булмаган мәгълүмат җыю бурычы куела», диелә бу хәбәрдә.

Бөтенроссия халык санын алуга кагылышлы сорауларны tatar-congress@mail.ru адресы буенча юллый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International