Республикабызның олы юбилее уңаеннан “ТАССРның 100 еллыгы” сертификаты булдырылды. Әлеге сертификат “ТАССРның 100 еллыгы” логотибын предприятие җитештерә торган продукциядә файдалану мөмкинлеге бирә.
Район Советының XLVI сессиясе кысаларында район башлыгы Валерий Макаров әлеге сертификатларны район кулланучылар җәмгыятенә, райпо системасындагы икмәк-азык комбинатына, Әгерҗе ит комбинатына тапшырды.
Икмәк-азык комбинаты кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Рөстәм Ваһапов әйтүенчә, юбилей логотибы тамгасы предприятиедә җитештерелүче лимонад һәм икмәк-күмәч ризыкларына куелачак. Сүз уңаеннан: икмәк-азык комбинатында бүгенге көндә егермегә якын икмәк-күмәч җитештерелә. Аларның ассортиментын арттыру буенча һаман да эш дәвам итә, ди җитәкче. Ә Әгерҗе лимонадын райондашларыбыз гына түгел, безгә кунакка килүчеләр дә яратып ала.
Киләчәктә кибет киштәләрендә “ТАССРның 100 еллыгы” билгесе куелган товарларны күрсәгез, аптырап калмагыз. Әлеге билге республикабыздагы бик күп җитештерү предприятеләренә моңа кадәр тапшырылган иде инде. Якын көннәрдә алар янына безнең районда җитештерелгән продукция дә өстәләчәк.