Әгерҗе укучысы «Созвездие–Йолдызлык " ның сайлап алу этабында беренче урынны яулады»

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Сайлап алу этабы Мөслим авылында узды.

06.03.07.03.2020 Мөслимдә «Созвездие–Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XX ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу этабы узды.

2 тур нәтиҗәләре буенча, театр студиясе төркеме укучысы Алиева Айнур «Конферанс» (урта төркем) номинациясендә I урын өчен Диплом белән бүләкләнде, җитәкчесе Коробейникова Э. А.

Алда аларның суперфиналы бар, ул 12-17 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә КФУның «УНИКС»мәдәни-спорт комплексында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International