Девәтернә авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшыру тантанасы булып үтте. Тыл ветераннарына авыл башлыгы Йосыпов Фәнис Миннефаяз улы юбилей медале тапшырып, чәчәк бәйләме бүләк итте. Чарада катнашкан Район Советы депутаты Заһретдинов Ирек Рафаил улы да ветераннарга истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук мәктәп директоры Габбасов Айнур Габделнур улы, Девәтернә авыл җирлеге Ветераннар Советы рәисе Ситдыйкова Голсинә Мирфаяз кызы да ветераннарга җылы теләкләрен җиткерделәр. Ветераннар сугыш чоры хатирәләре белән уртаклаштылар. Укучылар чыгышы белән үрелеп барган чарадан соң, бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
Кичәгә килә алмаган ветераннарга медаль өйләренә барып тапшырылды.