Мәктәпкәчә белем бирү педагоглары балаларны татар теленә өйрәтү буенча тәҗрибә уртаклаштылар.
13 март көнне Әгерҗе шәһәренең 1 нче номерлы "Алтын ачкыч" балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен "Билингваль балалар бакчасы"дигән темага муниципаль семинар узды.
Әлеге чараның максаты-мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтү буенча укыту-методик комплектын куллану буенча системалы эшне нәтиҗәле оештыру.
Семинарга шәһәр һәм районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары, 1нче гимназия укытучылары, үзәк китапханә, тарих һәм мәдәни мирас музее хезмәткәрләре чакырылган иде.
Балалар бакчасының яшь тәрбияләнүчеләре кунаклар өчен "Без монда күңелле яшибез" дигән виртуаль экскурсия үткәрделәр, семинарда катнашучыларны үзләренең татар телен белүләре белән шатландырып, шигырьләр һәм җырлар башкардылар.
Балалар бакчасы мөдире Г.Р. Шурманова һәм укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары А. М. Зәйнуллина кунакларга мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль тәрбия һәм белем бирү стратегиясен тормышка ашыру турында сөйләделәр, чыгышларын ачык мисаллар белән тулыландырдылар.
Әгерҗе районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина үзенең сәламләү сүзендә шулай ук педагогларның һәм семинар кунакларының игътибарын билингваль белем бирүне кечкенәдән үк үстерүгә һәм тел мохитеннән гамәли файдалануга юнәлтте.
Ведомство җитәкчесе бүген диалогик гына түгел, ә монологик сөйләмнең дә бик аксавын билгеләп үтте. Ул коллегаларына бу эшкә ата-аналарны активрак җәлеп итәргә чакырды.
Шулай ук катнашучылар тематик күргәзмәләр белән таныштылар, балаларның чыгышларын карадылар, хәтта квест-уенда да катнаштылар. Семинар кунаклары барысы да мондый тәҗрибә уртаклашу бик файдалы дигән нәтиҗәгә килеп, бу юнәлештә уртак эшчәнлекне һичшиксез дәвам итәргә кирәк дип таралыштылар.