Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Әгерҗенең 4 нче урта мәктәбе укучылары белән очрашу үткәрелде. Чара Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә туры китерелгән, ул ел саен 15 мартта билгеләп үтелә. Чараны оештыручылар - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре. Алар өлкән сыйныф укучыларына кулланучы хокукларын ничек яклау мөмкин булуын сөйләделәр. Гадәти булмаган дәрес барышында балалар гаиләнең төп керемнәре һәм чыгымнары белән танышты, реаль, номиналь керем һәм саклауны өйрәнде. Балалар тема буенча ныклы белем һәм эрудиция күрсәттеләр.
Чара барышында кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде. Барлык катнашучыларга кулланучы өчен белешмәлекләр өләшенде.