Балалар өчен "Бу көннәр даны тынмый!" темасына уен-викторина узды

2020 елның 13 марты, җомга

12, 13 март көннәрендә Әгерҗенең «ФОРПОСТ» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) берләшмәләре үзәге тарафыннан “Бу көннәр даны тынмый!” дигән темага уен-викторина үткәрелде. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чара 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең һәм 1 нче гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары өчен оештырылды.

Катнашучылар 4 командага бүленде. Викторина барышында 5 тур уйнатылды. Викторина вакытында укучылар үзләренең Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен баетып, тагын да тулыландырдылар. Барлык командаларга да грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International